Тын юллары авырулары булган апаслылар “Зөя“ сәламәтләндерү үзәгендә дәваланды
Дәвештәге “Зөя“ сәламәтләндерү үзәгендә 10 көн дәвамында тын юлларыннан интегүче райондашлар өчен түләүсез дәвалану курслары оештырылды. Аларны көн саен махсус автобуслар үзәккә алып килде һәм кайтарып куйды.
Әлеге дәвалану район башлыгы тәкъдиме белән быел җиденче тапкыр оештырылды. Өлкәннәр бигрәк тә тоз шахтасын үз итте. Шулай ук массаж, ингаляция алу мөмкинлеге дә булды. Дәва алучылар тәмле ашлар белән дә сыйланды. Үзәкнең җитәкчесе Хәйдәр Булатов белдерүенчә, биредә сәламәтлекне ныгыту өчен барлык шартлар да тудырылган һәм өлкәннәр канәгать калган. Сәламәтлеген ныгытырга килүчеләр үзләренә күрсәткән игътибар һәм дәва өчен кат-кат олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Дәваланучы райондашлар белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да очрашты һәм хәлләрен сорашып, тәэсирләре белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев