Ульяновск парадында безнең райондаш катнашты
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган парадта безнең райондашыбыз, Дамир Низамутдинов та катнашты. Дамир Казанда элемтә техникумын тәмамлап авиацион институтка да укырга кергән иде.
Ил алдында бурычын бирер өчен, армия сафларына китте. Ульяновск шәһәренең гаскәрләрдәге элемтә буенча укыту үзәгендә хезмәт итте. Парадта катнашты. Бүгенге көндә Хабаровск өлкәсендә укыган белгечлеге буенча хезмәтен дәвам итәргә юнәлде. Егеткә уңышлар теләп, исән-сау әйләнеп кайтуын телибез.
фото: низамутдинов дамир
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев