Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Урта Балтай табиблык амбулаториясе кабат үз ишекләрен ачты

Заманча төзекләндерелгән табиблык амбулаториясе апаслылар белән беррәттән күрше район халкына да медицина хезмәте күрсәтәчәк.


(18 август, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Табиблык амбулаториясен ачу тантансында Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев, Лотфулла Шәфигуллин катнашты.
“Агымдагы ел Урта Балтай авылы өчен аеруча уңышлы булды. Быел биредә күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Урта Балтай авылының мәдәният йорты танымаслык булып үзгәреш кичерде. Һәм бүген тагын бер мөһим объект – табиблык амбулаториясе дә заманча төсмер алып, кулланылышка тапшырыла. Бу бина 8 кешене яңа эш урынлы да итте. Төзекләндерү эше Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарылды. Аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Районыбызның ак халатлы медицина хезмәткәрләренә дә хөрмәтебез чиксез”, - диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.
Район башлыгы төзекләндерү эшләрен алып барган Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчелегенә һәм “СтройГрадинженеринг” төзелеш компаниясенең директоры Артем Ефремовка, төзүчеләргә олы рәхмәтен җиткереп, Рәхмәт хаты тапшырды.
Урта Балтай авылы халкының шатлыгын Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та уртаклашты.
“Мәһабәт бинагыз котлы булсын! Татарстаныбызның һәр төбәгендә дә тормыш матур үзгәрешләр белән кайнап бара. Чыннан да без республика җитәкчелегенә, Президентыбызга рәхмәтле булырга тиешбез. Әле без сезнең белән киләчәктә тагын да матуррак, куәтлерәк һәм мәһабәтлерәк булган, халык сәламәтлеген кайгыртуга юнәлтелгән бик күп эшләрнең шаһиты булырбыз”, - диде ул.
Район хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин белдерүенчә, Урта Балтай табиблык амбулаториясе республика программасы кысаларында төзекләндерелгән. Биредә 25 миллион сумлык эш башкарылган, яңа җиһазлар кайтарылган. Табиблык амбулаториясендә көндезге стационар, теш кабинеты, гериатрия бүлеге, интенсив дәвалау палатасы, физкультура дәвалау бүлмәсе урын алган. Шулай ук биредә сугыш ветераннары өчен барлык уңайлыклары булган шәхси палата һәм дәваланучыларга саф һава сулау өчен махсус урын да булдырылган.
Табиблык амбулаториясе апаслылар белән беррәттән күрше район халкына да медицина хезмәте күрсәтәчәк. 65 яшьтән узган өлкәнннәр өчен гериатрия бүлегендә махсус дәвалану курсы үтү мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев