Урта Балтай табиблык амбулаториясендә зур яңалык
Урта Балтай табиблык амбулаториясендә яңартылган теш дәвалау кабинеты эшли башлады. Биредә район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы белән заманча теш дәвалау җиһазы кайтарылды.
– Мондый җиһаз безнең район үзәк хастаханәсендә юк әле. Бу заман таләпләренә туры китерелеп эшләнелгән. Хәзер шушы Урта Балтай җирлеге янәшәсендәге авылларда яшәүчеләргә Апаска барып йөрисе юк. Алар монда килеп, тешләрен дәвалый ала. Биредә тәҗрибәле табиб, шәфкать туташы эшли, – дип белдерде баш табиб Алмаз Алиуллин.
Теш дәвалау кабинетында хезмәт куючы теш табибы Резеда Хөснетдинова һәм аның ярдәмчесе, шәфкать туташы Гөлфизә Мөхәммәтҗанова бүген беренче пациентларын кабул иттеләр.
– 30 ел эшләү дәверендә төрле җиһазларда эшләргә туры килде. Тик мондый уңайлылык белән беренче очрашам. Исән-сау эшләргә язсын, – ди табиб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев