Ярдәм булыр! Татарстан Президенты: Авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм итү өчен барын да эшләячәкбез
Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү Үзәгендә булды һәм эшсез калган кешеләр өчен видеоэлемтә аркылы оештырылган вебинарда катнашучылар белән фикер алышты
(Казан, 12 апрель, “Татар информ”, Надежда Гордеева).
Катлаулы тормыш хәлендә калучыларга ярдәм итү өчен барын да эшләячәкбез диде бүген журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү Үзәгендә булганнан соң.
Эш белән тәэмин итү Үзәгендә мәшгульлек һәм социаль яклау хезмәт министры Эльмира Зарипова Рөстәм Миңнехановка яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында хезмәт базарындагы хәл турында сөйләде. Президентка шулай ук “Работа в России” порталының эшен күрсәттеләр. Президент эшсез калучылар өчен, видеоэлемтә аша оештырылган вебинарда катнашучылар белән аралашты.
“Россия Президенты Владимир Путин пособиеләргә өметләнүче кешеләрнең белешмә җыеп йөрмәүләренә, бу эшне мөмкин кадәр җиңеләйтү кирәклегенә игътибарны юнәлтте. “Работа в России” федераль сайты бик төгәл оештырылган, бездәге система белән уңышлы тәңгәлләштерелгән. Өч көн эчендә 3 меңнән артык мөрәҗәгать керде. Мин үзем барысын да тикшердем”, - диде Рөстәм Миңнеханов журналистларга.
Түләүне алу өчен “Работа в России” порталында теркәлергә кирәк. Бөтен мәгълүматлар да дистанцион кертелә. Аларны тикшергәннән соң, мөрәҗәгать итүченең исәбенә акча күчерелә.
“Иң мөһиме - ЕСИАда тиешле хисап язмасы булсын. Инде 2 млн. татарстанлы шундый хисап язмасында тора. Әгәр дә ул юк икән, мәсьәлә бик тиз хәл ителә. Гаризаларны МФЦ, Ак Барс Банк, Пенсия фонды кабул итә. Катлаулы тормыш хәлендә калучыларга бернинди дә авырлыклар булмас дип уйлыйм”, - дип басым ясады ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 12 мең сумнан артык күләмдәге пособиедән башка, әлеге төр гражданнар балигъ булмаган һәр балага 3әр мең сум акча алачаклар. “Ә инде Ана капиталына хокукы булучылар 5 мең сум алалар. Мондый катлаулы шартларда бу сизелерлек ярдәм. Безнең максат - әлеге мәсьәләләрне бюрократиясез, тиз һәм оператив хәл итү. Икътисади проблемалар да хәл ителер дип өметләнәбез”, - дип дәвам итте ул.
“Мин барлык халыкка мөрәҗәгать итәм: Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Үзизоляциядән дә нәтиҗәлерәк саклану чарасы юк. Түземле булыгыз. Өйдә калуыгызны сорыйм. Безнең стратегик предприятиеләрдә шулай ук барлык саклану чаралары күрелә. Гражданнарыбызның сәламәтлеге безнең өчен өстенлекле мәсьәлә. Кабул ителгән чаралар инде эшлиләр”,- дип йомгаклады Татарстан Президенты.
Алданрак, 8нче апрельдә Россия Президенты эшсезләргә һәм балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәге турында әйткән иде. Эшсез калган кеше мәшгульлек хезмәтенә 1нче марттан соң мөрәҗәгать иткән икән, апрель, май, июнь айларның эшсезлек өчен пособиесе автомат рәвештә югары планка буенча түләнеләчәк. Пособиенең максималь күләме 12130 сумга җиткерелде.
“Работа в России” порталы банкында барлыгы Татарстан буенча 38,5 мең вакансия исәпләнә. Шул исәптән, үзизоляция чорында эшләүче предприятиеләр тәкъдим иткән 22,9 меңнән артык вакансия бар. Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев