Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Язгы-җәйге чорда коры үлән һәм чүп ягу аркасында янгыннар саны арта

Коры үләннән, каты-курадан вакытында чистартылмаган мәйданнар да янгын чыгуның сәбәпчесе булырга, ут җәелеп, зур мәйданнарга таралырга, торак йортларга, корылмаларга үрмәләргә мөмкин.

(23 апрель, “Апастово-информ“).



“Теләсә-нинди янгын матди зыян сала, кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудыра. Үз-үзеңне чикләү чорында кеше күбрәк өйдә тора, гаилә җыела, туганнар, балалар кайта. Бу чорда ут-күздән сак булу аеруча да мөһим. Гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһим“, – ди янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

Балаларны гел күз уңында тотарга, шырпыны алар кулы җитмәгән урынга куярга киңәш ителә. Күршеләргә, бигрәк тә ялгыз яшәүче өлкәннәргә, уңышсыз гаиләләргә игътибарны арттырыгыз. Төзек электр җиһазларыннан гына файдаланыгыз. 28 мартта Апаста булган янгынның да беренчел сәбәпчесе – электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу. Нәтиҗәдә, торак йортка зур зыян килде. Җитәкче шулай дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев