Җыеннарда һәр сорауга җавапны бергәләп эзлиләр
Районда һәр авыл җирлегендә халык җыеннары үткәрү ахырына якынлашты.
8 ноябрьдә район хакимияте вәкилләре, төрле оешма-учреждение җитәкче-белгечләре катнашында мондый җыеннар Ындырчы, Сатмыш һәм Акхуҗа авыл җирлекләрендә үтте. Халык үзен борчыган сорауларын бирде, аларга төпле җаваплар алды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров катнашкан бу җыеннарда һәр авыл җирлеге буенча башлыклар халык алдында быел башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Үзара салым буенча 18 ноябрьдә районда үтәчәк халык референдумы буенча да аңлату эшләре үткәрелде, киләсе елга бурычлар билгеләнде.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев