“Йолдыз“ әдәби марафонга #әдәбимарафонйолдыз нәтиҗәләр чыгарды
Раил Гатауллин тарафыннан оештырылган проектка нигезләнеп, авторның шәхси ярдәме белән, без дә “Йолдыз“ укучылар арасында марафон оештырдык. 2 ай дәвамында “Йолдыз“ны укып, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә райондашлар үзләренә ошаган өзекне ВКонтактедагы үз битләренә #әдәбимарафонйолдыз #йолдыз #апас хэштеглары белән урнаштырып бардылар.
Беренче #әдәбимарафонйолдызда 8 райондашыбыз катнашты. Алар барысы да һәр санны куеп, җиңүчеләр сафына басты.
Люция Миңнуллина, Гөлнур Шиһабетдинова, Гүзәл Дәүләтшина, Алия Борһанетдинова, Альбина Миңнебаева, Фирдәвес Бикмурзина, Лилия Бикмөхәммәтова, Зилә Сәйфуллинага олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә тагын да катнашучылар саны артыр дигән теләктә калабыз.
Җиңүчеләр Матбугат көне уңаеннан узган чараларда бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев