Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

“Йомралы” мәктәбендә “Тревога!” сигналы яңгыраган

Апас районының Йомралы мәктәбендә район Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге, 106 нчы Апас янгын часте вәкилләре катнашында “Янгын!” өйрәнүләре үтте

“Тревога!” сигналы яңгырагач, укучылар һәм мәктәп персоналы оешкан төстә, махсус битлекләр киеп урамга, алдан билгеләнгән урынга йөгерешеп чыктылар. Мәктәп директоры район янгынчылары һәм коткаручыларны ике катлы мәктәп бинасында янгын курынычсызлыгы таләпләре үтәлеше белән таныштырды. Шулай ук аларның төзеклеге тикшерелде. 
-Мондый көтелмәгән тикшерү, уку-өйрәнүләр һәр мәктәп-балалар бакчалары, Мәдәният йортлары, авыл клубларында һәм кеше күп була торган башка объектларда расланган график нигезендә үткәреләчәк, – ди Апас янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе, подполковник Руслан Ромачков. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев