Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Үзәк парк кышка әзерләнә

-Апас үзәк паркының моннан 10 еллар элеккеге халәтен искә төшердем әле-шушында килеп сарык саклый, үлән чаба, ишегалды себеркесе җыя идек бит.

Без яшь чакларда куе чытырман, карга оясы, бер зур чүплек иде ул,-ди апаслы Рамил Галиакберов.-Бернинди аллея, заманча утлар куелган юл-тротуарлар, олылар өчен ял итү, яшьләр өчен очрашу урыннары, балалар өчен уен-спорт мәйданчыклары юк иде анда. Мондагыдай амфитеатрлы сәхнә, матур күперле су юллары, җәйге кинозал, велоюллар, скейтборд тамплины, матур фонтаннар, түгәрәк күл, кояш сәгате, шәп утыргычлар, башка яңалыкларны күп шәһәр паркларында да очрата алмыйсың... Дәүләт программасына үтеп, соңгы берничә елда өр-яңадан төзелгән ял паркына теләсә нинди кунагыңны алып килерлек бүген. Яңа ел, башка зур бәйрәмнәрне биредә үткәрү, килеп күрүе үк күңелле. Үзем булдырган матурлыкка кайчакта үзем дә шаккатам. Безнең оешмага йөкләделәр бу зур эшне. Бик тырыштык, үзебез, балалар, оныкларыбыз өчен эшләдек һәм эшлибез. Быел менә паркка килү тыкрыкларын, керү юлларын тагын да матурладык.

Халык өчен ясалган бу матурлыкны беркем дә килеп сакламый, ишәйтми. Кышка керер алдыннан паркта бу җомгада үткән зур чистарту өмәсендә дә апаслылар бик күп эш башкарды.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев