Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Зур Күккүз балалар бакчасы капиталь төзекләндерүдән соң ишекләрен ачты

Республикакүләм программа нигезендә капиталь төзекләндерүдән соң Зур Күккүз балалар бакчасы да ачылды.

– Балалар бакчабыз бик иске, салкын иде. Тәрәзәләре дә искергән иде. Дәүләт программасына кереп менә шулай матур, якты, җылы итеп төзекләндерелде. Бу безнең өчен шатлыклы вакыйга. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Рәшид Заһидуллинга, төзүчеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Барысына да балалар шатлыгы насыйп итсен. Балаларның сөенечен күрү үзебез өчен дә рәхәт. Бәйрәм белән авылдашлар - диде авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова. “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин кирәк әйберләрен алу өчен 50 мең сумлык Сертификат бүләк итте. Район башлыгы да Зур Күккүз авылы халкын балалар бакчасы ачылу белән котлады. Сәламәтлек, тынычлык, дус-тату булып яшәүләрен теләде. Балалар үзләренең күңелле җырларын, матур шигырьләрен бүләк иттеләр, шигырь юллары аша рәхмәтләрен ирештерделәр. Барысы бергә кызыл тасманы кисеп, бакчага уздылар.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев