Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Зур Күккүз балалар бакчасы “яңа күлмәк“ киде

Республикакүләм программа нигезендә Зур Күккүз балалар бакчасы тулысынча төзекләнде.

Эшләр тәмамлану алдында. Аның тышкы ягы да, эче дә танымаслык булып үзгәрде. Төрле төсләр җыелмасы белән бизәлгән бина әллә каян күренеп, үзенә тартып тора. 
–Балалар бакчасы бик искергән иде. Хәзер бинаны ул хәлдә күз алдына да китереп булмый. Балалар бакчасында бар да яңача һәм заманча. Идәннәр җылытылды, диварлар, түбә яңарды, җылылык системасы һәм су керү, чыгу юллары алмаштырылды. Бүлмәләр санитария-эпидемиология һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп эшләнде. Уен, йокы бүлмәләре, бәдрәфләр бик уңайлы. Ашханә дә иркен һәм заманча. Әти-әниләр, балалар, хезмәткәрләр барысы да канәгать. Авылда яшьләр күбрәк калсын иде дә, бакча балалар тавышыннан шаулап торсын иде, – диде Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова. 
Зур Күккүз балалар бакчасында төрле яшьтәге 13 бала тәрбияләнә. Аларны тиздән яңартылган бина, яңа шартлар каршы алачак. Янәшәдә генә урнашкан мәктәптә 62 бала белем ала. Укучылар да яңа ашханәдә тукланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев