Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

10нчы октябрьдә Апастан хәрбиләргә кабат гуманитар ярдәм йөге китәчәк

Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга ярдәм итү максатыннан, районыбыз делегациясе тиздән хәрбиләр янына барырга җыена.

(5 октябрь, «Апастово-информ»)


 

Алгы сафларда хәрби бурычларын үтәүче егетләр өчен безнең ярдәм бик мөһим. Алар Ил тынычлыгы хакына батырлыклар кылалар. Без барыбыз да алар өчен борчылып торабыз. Безнең ярдәмнәр егетләрнең күңелләрен җылытсын, рух ныклыгын арттырсын иде.

Игелекле акциягә бердәм кушылып, егетләргә хәлебездән килгәнчә ярдәм итик. Гуманитар ярдәмнәрне Апасның “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин. Озак саклана торган азык-төлек, җылы киемнәр һәм шәхси гигиена чаралары кабул ителә. Егетләр шулай ук генераторларга, квадрокоптерларга, рацияләргә, газ балоннарына һәм башкаларга мохтаҗ. Шулай ук ярдәмне акчалата да күчереп була. Ак Барс Банк картасы номеры: 2200 5301 9339 6843 (Альберт Гисматуллин) күчерергә мөмкин, 8(903)062-08-08) телефон номерына бәйләнгән.

Ватаныбызны саклаучыларга безнең ярдәм бик мөһим. Илебез тынычлыгы хакына бергә һәм бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев