Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

2024 елда отпускны кайчан алырга?

Күбрәк акчамы, озаграк ялмы - үзегез сайлагыз.

Яңа 2024 ел кәбисә елы булачак, шуңа күрә җитештерү календаре буенча безне 248 эш көне һәм 118 ял көне көтә, дип хәбәр итә KP.RU. Юрист Татьяна Нечаева искәртеп узганча, отпуск акчасының күләме эш һәм эш көне булмаган көннәр арасындагы нисбәттән тора: беренчеләре күбрәк һәм икенчеләре азрак булган саен, акчаны шуның кадәр күбрәк алачаксыз. Шулай итеп, әгәр дә сез биш көнлек эш атнасында эшләсәгез, ял өчен иң отышлы айлар – июль (23 эш көне), август (22 эш көне) яки октябрь (23 эш көне).

Әгәр дә сез озаграк ял итәргә ниятлисез, ә отпуск түләүләре суммасы мөһим түгел икән, ял көннәрен бәйрәмнәргә кушу яхшырак, дип саный эксперт. Бу очракта гыйнвар һәм май айлары отышлы. Шулай ук эксперт, әгәр компаниядә даими премияләр булса, ялга аларны алганнан соң китү яхшырак, дип ассызыклый.
 

Автор: Резида Валитова

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев