Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

2025 ел аграр көллият өчен яңалык алып килде!

Апаста студентлар өчен яңа тулай торак ачылды. Ул 3 катлы, 80 урынга исәпләнгән. Төзелеш эшләре өчен 160 миллион сум акча сарыф ителгән.

(5 январь, «Апастово-информ»)



Тулай торак 3 катлы. Икенче катта кызлар яшәсә, өченче катында егетләр өчен бүлмәләр урын алган. Беренче катта актлар залы һәм мөмкинлеге чикле балалар өчен дә бүлмәләр булдырылган. Һәр бүлмәдә шартлар бар, телевизор куелган. Тулай торак җылы, якты, иркен. Гомумән, яшәр өчен бар мөмкинлек тудырылган.

Беренче катта – гардероблы иркен вестибюль, тулай торак мөдире кабинеты, медицина кабинеты, торак бүлмәләр, кухнялар, мәдәни-массакүләм чаралар бүлмәсе, душ бүлмәләре, кер юу, буфет бүлмәләре, чиста һәм пычрак кер саклау бүлмәләре, инвентарь бүлмәсе, завхоз, персонал бүлмәләре, шәхси әйберләрне саклау камерасы, сервер бүлмәсе. Монда ук венткамералы инженерлык бүлмәләре, ИТП, су үлчәү төене, электр калканы урнашкан.
Икенче һәм өченче катларда – торак бүлмәләр, 12 һәм 3 кешелек гомуми кухня, душ бүлмәләре, санузеллар, юыну, кер юу бүлмәләре, тәрбияче, гигиена бүлмәләре, мөстәкыйль шөгыль бүлмәләре. Тулай торак өчен җиһазлар, җайланмалар һәм инвентарь сатып алынган. Аның йорт яны территориясе төзекләндерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев