2025 ел апаслылар өчен теннис үзәген бүләк итте!
Апаста “Максат” өстәл теннисы үзәге ачылды.
(2 январь, «Апастово-информ»)
Төзелеш «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында башкарылган.
Теннис манежы 2024 елның август аенда төзелә башлаган иде. Аның өчен 144 миллион сум акча сарыф ителгән. 1 мең кв метрлы бинада, 12 теннис өстәле урын алган. Заманча спорт бинасында балалар да, яшьләр дә, олылар да шөгыльләнеп, буш вакытларын файдалы ялга багышлый.
Манежда спорт залы, киенү-чишенү бүлмәләре, душ, тренер һәм шәфкать туташы бүлмәләре урын алган. Бар да яңа һәм заманча. Эшләр өчен дә, ялны спортка багышлар өчен дә барлык шартлар тудырылган.
- Хәзер яшьләргә уңышларга ирешү өчен тагын да мөмкинлекләр артты, - ди тренерлары Марсель Хисамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев