2025 елда Апас шәһәр тибындагы бистәсенең башкарма комитеты капиталь төзекләндерүдән соң, үз ишекләрен ачты
Авыл җирлеге бинасы өр-яңадан төзекләндерелде. Биредә аны ачу тантанасы узды.
(6 январь, “Апастово-информ”).
Шәһәр тибындагы Апас бистәсе бинасы 1970 елларда төзелгән иде. Берничә ел элек тышкы ягы төзекләндерелсә дә, эчке ягы бер тапкыр да ремонт күрмәгән булган. Бинаның эче шактый искергән, таушалган иде. Ул район җитәкчелеге ярдәме белән яңабаштан төзекләндерелде.
Бина эче тулысы белән яңа төсмер алган. Биредә бар җиһаз алышынган, бүлмәләр яңартылган.
Капиталь төзекләндерүдән соң, бина тантаналы төстә үз ишекләрен ачты.
Ачылу тантанасы бәйрәмчә узды. Бәйрәм тантанасын “Болгар радиосы”ннан килгән Дилбәр Фәиз алып барды. Бирегә Апас халкы, авыл җирлеге Советында эшләп чыккан ветеран хезмәткәрләр, җитәкчеләр җыелды. Килгән кунакларны популяр җырчы Лилия Хәмитова, якташыбыз Абдулла Шәрәфетдинов җыр-моңнары белән каршы алдылар.
Тантанада район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты.
- Бүген бик шатлыклы вакыйга. Шәһәр тибындагы Апас башкарма комитеты матур итеп төзекләндерелеп, күпләрне сөендерде. Бу җитәкчелек өчен дә, Апас халкы өчен дә зур нәтиҗә. Чөнки бу күптән көтелгән ремонт иде. Биредә халыкның сораулары, мәсьәләләре чишелә, мөрәҗәгатьләре тыңлана. Биредә барган уңай үзгәрешләргә республикабыз җитәкчелегенә, райондашларга, биредә хезмәт итеп чыккан ветераннарга, хезмәткәрләргә да олы рәхмәтемне әйтәсем килә. Бу – бердәмлек нәтиҗәсе,” – диде район башлыгы һәм ремонт эшләрен башкаручы оешма җитәкчесе Равил Җәләлиевка Рәхмәт хатын тапшырды.
Шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина бинаның уңайлы, заманча төсмер алуы өчен район башлыгы Айрат Җиһаншинга олы рәхмәтен белдерде.
- Безнең бинага кем генә килми, кем генә мөрәҗәгать итми. Хәзер инде һәр килүчене горурланып, шатланып каршы алабыз. Хезмәткәрләргә биредә эшләргә уңайлы булса, халыкка килеп үз сорауларын чишәргә күңелле булачак. Әлеге уңай үзгәрешләргә үз өлешен керткән һәркемгә йөрәк түремнән рәхмәт, - диде ул.
Биредә Авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Илгиз абый Сабиров азрак бинаның тарихына тукталып, хезмәт елларын искә алды.
- Чыннан да, без эшләгән елларда мондый уңайлы шартлар булмады. Бина салкын, иске иде. Үз көчебез белән 2005нче елда газ, аннары су кертергә туры килде. Азрак үзгәрешләр кртсәк тә, мондый зур ремонт булганы юк иде. Ә хәзер ул тышкы яктан да, эчке яктан да һәркемне җәлеп итеп, балкып утыра. Безгә дә шушы матур бинага килеп, аралашып яшәргә насыйп булсын, - диде ул.
Ачылыш тантанасыннан соң, анда катнашучылар бинаның эчке ягына үттеләр, биредәге матур үзгәрешләргә һәм бүлмәләрнең уңайлылыгына сокландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев