30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
Бу коточкыч вакыйга Апас районын да читләтеп узмаган.
(30 октябрь, “Апастово-информ”).
“Апас районыннан 1116 кеше репрессияләнә. Кемдер кулаклыкта, кемдер сәяси эшләр буенча гаепләнә һәм сөргенгә сөрелә, 116 кеше атуга хөкем ителә. Аларның 95 процентын 1956, 1991 елларда акладылар. Корбан булган райондашларыбызны истән чыгармыйк”, - дип яза Рәмис абый Ногманов.
Апас Туган якны өйрәнү музеенда 100дән артык шәхеснең мал-мөлкәтен кайтару турында язмалар һәм документлар күчермәсе дә саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев