Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

75 яшьлек Вил абый махсус хәрби операциядәге егетләргә уңайлы тимер пич ясаган

Вил абый Хантимеров Югары Ындырчы авылында яши.

(30 нчы ноябрь, “Апастово-информ”).


Әлеге оста куллы райондашыбызны белмәгән кеше юктыр. Юлаучылар туктап су ала торган чишмәне карап, төзекләндереп тора ул. Апас Сабан туеның бизәге булган кәмитне, бизәлгән атлар өчен кареталар ясаган аксакал батыр егетләрне дә онытмаган. Барлык уңайлылыклары булган тимер пичне ясап куйган.


“Илебездә булган вакыйгаларны күзәтеп барам. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә булган кыю егетләргә ярдәм итәргә тиешмен дип уйладым. Менә бу пичкә яккач су җылыта, ашарга да пешерә торган урыны бар, аяк киеме, өс киемен дә киптереп була. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар, ил-көннәребез тынычлансын иде”, - ди Вил абый.


Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин, чик сакчылары җәмгыяте җитәкчесе Альберт Гыйсмәтуллиннар Вил абый янында булып, эшләгән җайланманы карадылар.


“Бик әйбәт булган бу. Безнең егетләргә мондый пичләр бик кирәк. Сезгә зур рәхмәтебезне ирештерәбез. Яңа ел алдыннан барган вакытта алып та барабыз”, - диде Ленар Хантимиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев