Әҗем авылы шау-гөр килеп бәйрәм итте
Әҗем авылында беренче тапкыр киң күләмле балалар Сабан туе узды.
(2 июнь, “Апастово-информ”).
Әлеге чара Әҗем авылында туып-үскән иганәче Равил Шәфигуллин гаиләсе ярдәме белән оештырыла.
Авыл иртәдән үк шат авазларга күмелде. Сабантуй узасы мәйданчык та бизәлеп, төрле төсләргә күмелеп, нәниләрен көтте. Сәүдә нокталары эшләде. Балалар өчен тәм-томнар тәкъдим ителде. Урамга тәмле коймак, пылау исе таралды.
Сабантуйга авыл балалары гына түгел, тирә-күрше авыллар да җыелды. Читтә яшәүчеләр Сабантуйга дип махсус авылга кайтты.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин Халыкара балалар көне белән тәбрик итеп, район башлыгы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Иганәче Радик Шәфигуллин исә, туган авылы Әҗемдә балалар Сабан туеның дәвамлы булачагын билгеләп узды.
-Балалар бүген рәхәтләнеп күңел ача. Әти-әниләрнең дә күңеле шат. Бу Сабан туеның икенчесе дә, өченчесе дә булсын. Авылыбыз яшәсен, балалар тавышы белә гөрләп торсын, - диде ул.
Котлаулар, аниматорлар чыгышы, кызыклы уеннар, сабын куыклары иле, халык уеннары, җыр-биюләр, кайнар коймак, тәмле чәйләр – барысы да балалар өчен булды. Бәйрәмгә килгән барлык кунаклар һәм балалар арасында лотерея уйнатылды.
Әҗем авылы һәм тирә-як авыл балалары өчен җәйге каникуллар алдыннан менә дигән бәйрәм булды бу!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев