Әҗем мәчетендә хезмәттәшләр очрашкан
Соңгы вакытта Әҗем авылы мәчете зур үзгәрешләр кичерде.
(5 июнь, “Апастово-информ”).
Борнаш авылының хөрмәтле аксакалы Хәмит абый Вәлиевны хезмәттәшләре әлеге мәчет белән танышырга алып килде.
Равил Шәфигуллин, Гыйлемхан Гыйльманов, Абдулла Хафизов, Фәрит Җәләлиев Хәмит абый Вәлиев белән биредә очрашып, хезмәт елы хатирәләрен яңарттылар, бүгенге тормыш-көнкүрешләре турында сөйләштеләр.
Мәчеттә җомга намазы укып, чәйләр эчеп, дөнья яңалыклары белән дә уртаклаштылар.
“Равил Шәфигуллин, Абдулла Хафизов Хәмит абый Вәлиев кул астында эшләгән, юл күрсәткән җитәкчеләр. Аларның бүген дә сөйләшер сүзләре күп”, - ди Фәрит Җәләлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев