Әфган сугышы ветераны медальгә лаек булды
Район хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Координацион Советы җыелышында Әфган сугышы ветераны Айрат Рәхмәтуллин бүләкләнде.
(17 январь, “Апастово-информ”).
Айрат Рәхмәтуллин 18 яшендә армиягә алына һәм үзе дә белмәстән Әфганстан җирләренә эләгә. 1984 елның 23 октябрендә хәрби комиссариатка чакырылып повестка ала. Башта Дүшәнбедә хәрби укулар уза. Аннан өч айга якын чик сагында була. Ярты ел хезмәт иткәч аларны Әфганстанга кертәләр.
“Әфган җирләрендә нинди генә вакыйгалар булмады. Бер операция вакытында без итальян минасы куелган җиргә кереп шартладык. Иптәшебез яраланды, без дә контузия алдык. Аңсыз килеш тә озак ятканбыз. Безне вертолетка төяп госпитальгә алып киткәннәр. Анда бераз дәвалангач, яңадан хезмәтебезне дәвам иткәнбез. Башта кайткач, йоклап китә алмаган төннәр дә күп булды. Яисә сискәнеп уянып китә идем. Хәзер инде бик күп еллар узды. Шулай да ул чаклар кайвакыт хәтердә яңарып тора”, - ди Айрат Рәхмәтуллин.
Район хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин Айрат Рәхмәтуллинга Татарстан Республикасының чик сакчылары бердәмлеге” таныклыгын һәм “Чик сакчылары гаскәрләренә 105 ел” медале белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев