Аграр көллият студентлары төбәк фестивалендә катнашты
Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия җәйге ГТО фестиваленең төбәк финалы узды.
(4 июнь, “Апастово-информ”).
Биредә районның аграр көллият студентлары да катнашты.
“Студентларыбызның төрләре буенча шәхси нәтиҗәләре: - Яковлев Динар - озынлыкка сикерүдә - 1 урын, граната ыргытуда - 1 урын, Җамалетдинов Илназ - граната ыргытуда - 3 урын, 100 метрга йөгерүдә - 2нче урын, тартылуда - 2 урын, гәүдәне күтәрүдә - 2 урын, урыннан озынлыкка сикерүдә – 1 урын, Үзбәкова Латифа - гәүдәне күтәрүдә - 2 урын, авышлык ясауда - 2 урын; Афтабова Мәдинә - авышлык ясауда - 3 урын яулады”, - дип хәбәр итте укытучылары Рафис Хәбибуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев