Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Айрат Җиһаншин махсус хәрби операциядә булучыларның мөрәҗәгатен үтәде

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншиннан махсус хәрби операциядә булган егетләр – якташларыбыз үз йөреше югары булган машина сораганнар иде.

(12 гыйнвар, “Апастово-информ”).



Җитәкче аларның мөрәҗәгатен җитди кабул итте һәм үтенечне хәл итү буенча оператив чаралар күрде.
Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен “Шевроле Нива” автомобиле әзерләнде.


Автомобильнең техник әзерлеген карауны машиналар төзәтү остасы, Апас егете Илдар Хәлиуллин түләүсез нигездә үз өстенә алды. Илдарның бу изге эштә беренче генә катнашуы түгел. Ул һәрчак ярдәм кулы суза һәм иминлек өчен көрәшүче егетләргә теләктәшлек белдерә.


Моннан тыш, районда яшәүче Руслан Ромачков егетләргә ярдәм максатыннан, квадрокоптер тапшырды. Апаслылар җыйган акчага 4 рация сатып алынды. Алар да безнең хәрбиләргә җибәрелде. Автомобильгә сыйган кадәр җирле волонтерлар үргән маскировка челтәрләре, битараф булмаган кешеләрдән килгән азык-төлекләр дә төялде.

 

“Берлектә безнең көч! Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә автомобиль җибәрдек. Шулай ук кирәк яраклар, волонтерларыбыз теккән сетка, носилкалар, рация, квадракоптер да җибәрдек. Без сезнең белән, безнең Геройларыбыз!
Ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәт!” - ди район башлыгы айрат Җиһаншин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев