Аюкөйдергән авылында алтынчы тапкыр авыл көне узды.
Авылның уртасындагы мәдәният учагы каршындагы мәйданга авыл халкы, кайткан кунаклар җыелды.
Бәйрәмдә район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, "Апас якташлык җәмгыяте" җитәкчесе Марат Нуриев һәм бик күп кунаклар катнашты.
Җитәкчеләр авыл халкын бәйрәм белән котладылар.
" Аюкөйдергән кечкенә генә авыл булса да төзеклеге, чисталыгы белән аерылып тора. Биредә тырыш, эшчән халык яши. Алар эшли дә, матур итеп ял да итә беләләр. Сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим. Бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәтем", -диде район башлыгы.
Марат Нуриев та бәйрәм белән котлады, туган авылы өчен җан атып яшәүче Зөфәр Имамовка Рәхмәт хаты тапшырды.
" Туган авылымда алтынчы ел рәттән авыл халкы, иганәчеләр ярдәме белән авыл көне уза. Барысына да рәхмәтемне ирештерәм,-диде туган авыл өчен янып торучы Гөлүсә Сөнгатуллина.
Бәйрәм милли уеннар белән, күңелле җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев