Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Акхуҗа авылында икеләтә бәйрәм иттеләр

Авылда бүген, сайлауларның соңгы көнендә Масленица бәйрәме дә оештырылды.

(17 март, "Апастово - информ").



Бәйрәм бик күңелле узган. Барлык йолаларын туры китереп халык рәхәтләнеп күңел ачкан.

" Авылыбызда төрле милләт халкы яши. Барыбыз да бик тату, дус булып гомер итәбез. Бәйрәмнәрне дә бергәләп, матур итеп оештырабыз. Бүген дә бик күңелле көн булды. Уеннар уйнап, биеп-җырлап, кайнар чәй-коймактан авыз итеп, халык рәхәтләнеп ял итте, куңел ачты.

Капчык киеп йөгерү, аркан тарту, ераклыкка итек ату һәм башка уеннарда олысы-кечесе катнашты. Соңыннан карачкыны яндырып, озын, буранлы, каршы кышны озаттык һәм ямьле язны каршыладык", - дип хәбәр иттеләр бәйрәмне оештыручылар китапханәче Гөлчәчәк Камалиева һәм клуб мөдире Гөлназ Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев