Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Аллергия белән көрәшә беләсезме?

Табиб кушкан дарулардан тыш, халык медицинасы ысулларын да белегез.

Аллергиядән сарымсак бик яхшы ярдәм итәргә мөмкин. Көн саен бер тырнак сарымсакны яхшылап изеп, бер-ике калак җылы су кушып, ашаганнан соң кулланырга кирәк.

Ашаганнан соң балы алынган кәрәзне чәйнәү дә уңай нәтиҗә бирә. Әгәр кәрәзне берничек тә таба алмыйсыз икән, бер калак бал кабып куйсагыз да була. Әлбәттә, балга аллергиягез булмаса.

Аллергиядән интеккән вакытта чәй урынына ромашка чәчәкләрен төнәтеп эчү яхшы.
Саз чәчәге төнәтмәсен ашар алдыннан ярты стакан эчеп кую да файдалы.

50 грамм кура җиләге тамырларын ярты литр суда 40 минут дәвамында акрын утта кайнатырга кирәк. Көн саен өч тапкыр икешәр кашык эчәргә. Кайнатманы суыткычта сакларга.

Аллергия бетсен өчен көн саен рационда кызыл чөгендер һәм ярты стакан көнбагыш төше кулланырга кирәк.

Ярты литрлы банканы сары мәтрүшкә белән тутырыгыз һәм өстенә күмгәнче аракы салыгыз. Өч атна караңгы урында тотканнан соң сөзеп, суыткычка куегыз. Көн саен иртән ач килеш бер калак һәм йоклар алдыннан шулай ук эчеп куйсагыз, банка бушагач, аллергия белән саубуллашырсыз.

Сәламәт булыгыз, дуслар, авырмагыз!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obraz/2024-01-17/pedagoglarga-u-yshlar-telik-3606154

Автор:Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев