Әлмәндәр авылы яңа ФАПлы булды
Әлмәндәр авылында сөенечле вакыйга. Биредә яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
(25 декабрь, “Апастово-информ”).
Бина Сәламәтлек саклау милли проектының "Беренче звеноны модернизацияләү" программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
“Сәламәтлек саклау милли проектының "Беренче звеноны модернизацияләү" төбәкара программасы 2016 елдан бирле эшли. Әлеге программа нигезендә районда 16 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Әлмәндәр авылында яңа төзелгән 17нче фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Районда сәламәтлек саклау өлкәсенә игътибар зур. Шонгаты авылында табиблык амбулаториясе төзелде. "Беренче звеноны модернизацияләү" төбәкара программасы авыл җирлегендә яшәүче халыкның сәламәтлеген кайгыртырга мөмкинлек бирә. Сафка баскан фельдшер-акушерлык пунктларында барлык җиһазлар да яңа, алар барлык таләпләргә дә туры килә ”, - ди районның баш табибы Алевтина Керимова.
Фельдшер-акушерлык пунктларында гына электр кардиограммасы узарга, кан басымын, шикәр, холестерин күләмен үлчәргә мөмкин. Тикшерелүнең беренче этабын авыл халкы биредә генә уза ала. Дәүләт программасы нигезендә, район үзәк хастаханәсе дә күп кенә заманча җиһазлар белән тулыланган.
“Авылда сәламәтлек саклау пункты ачу – ул озын гомергә нигез салу дигән сүз. Авыл халкына тудырган уңайлыклар, шундый проектлар өчен мин Рәсәй һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Бина озак еллар нәтиҗәле хезмәт күрсәтер, авыруларны башлангычында ук ачыклап, кеше гомерләрен саклап калуда тырышып эшләрсез дип ышанам”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин бинаны ачу тантанасында.
Фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин катнашты.
- Чыннан да, "Беренче звеноны модернизацияләү" сәламәтлек саклау проекты озак еллар эшләп килә. Авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары ачылу – авыл тормышында зур роль уйный торган вакыйга. Әлеге медицина пунктын ачу - халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру юлында тагын бер адым, - диде Максим Топилин.
Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин шундый уңайлыклар тудырган өчен рәхмәтен җиткерде.
-Чыннан да, авылыбызда зур вакыйга. Пунктны бик көттек. Ул безнең өчен бик кирәкле. Әлмәндәр авылында 315 кеше яши. Аларның күбесе өлкән яшьтә. Безгә шундый уңайлылык тудыруыгыз өчен бик зур рәхмәт, - диде ул.
Гөлүсә Әхмәдуллина Әлмәндәр авылы халкының сәламәтлеген кайгырта. Ул 40 елдан бирле сәламәтлек саклау өлкәсендә.
“Яңа хезмәт урыным бик уңайлы. Җиһазлар да яңа, чиста, якты. Эш компьютерлары, кабул итү, процедура, гинекология бүлмәләре бар, йөрәкне һәм тын юлларын, тышкы сулыш функциясен төшерәбез. Исән-сау эшләргә язсын, авылдашлар авырмасын, хәл белергә генә кереп чыксыннар”, - ди Гөлүсә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев