Әлмәндәргә яңа трактор кайткан, машиналары махсус хәрби операциягә киткән
Әлмәндәр авыл җирлегендә узган халык җыенында да күп кенә мәсьәләләр күтәрелде.
(23 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров җитәкченлегендә узган җыелышта авыл хуҗалыгы мәсьәләләре, сәламәтлек темасы күтәрелде. Үзара салым буенча хисап та яңгырады. Фельдшер-акушерлык пунктына нигез салынуы, инешне чистарту эшләре башлануы хәбәр ителде.
Әлмәндәр авылы “Ярдәм янәшә” акциясендә теләп катнаша. Авыл халкы егетләргә даими ярдәм итә. Җирлекнең “Нива” машинасы махсус хәрби операция зонасына озатылган. Әлмәндәр мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрелә. Егетләрнең гаиләләренә 3 авылның мәчете ярдәме белән утыннар кайтарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев