Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас аграр көллияте 50 еллыгын каршылый

Бу уңайдан 5декабрьдә тантаналы бәйрәм чарасы узачак.

(7 ноябрь, «Апастово-информ»)



Иң беренче СПТУ-26, аннан СПТУ-92, соңрак Лицей-92, бүгенге көндә аграр көллият үз ишекләрен ачканга 50 ел вакыт үткән. 50 ел эчендә биредә бик күп күренекле райондашлар һөнәр үзләштергән. Бүгенге көндә Апас аграр көллияте Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасында авыл хуҗалыгы юнәлешендәге белгечләр әзерләү буенча таныла бара. Заманча төзекләндерү эшләреннән соң биредә яңа мөмкинлекләр, уңай шартлар тудырылды. Аграр көллиятнең 3 катлы, 80 урынга исәпләнгән тулай торагы ачылу да Апас районында гына түгел, республика күләмендә тарихи вакыйга булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев