Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апас аграр көллияте Белем көнен күркәм үзгәрешләр белән каршы алды

1 сентябрь - белем көне Апас аграр көллиятендә дә истәлекле узды

(1 сентябрь, “Апастово-информ”). 



Быел уку йортында барлыгы 264 студент белем алачак, шуларның 96сы - беренче курска килүчеләр. Апас районы яшьләре белән бергә шулай ук Кама Тамагы, Югары Ослан, Кайбыч, Яшел Үзән, Казан, Ульян һәм башка өлкә һәм районнардан да килеп укучылар шактый. 

Бәйрәм тантаналы шартларда башланып китте. Апас аграр көллияте директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов көллиятнең уңышлары турында сөйләде, биредәге күркәм үзгәрешләргә тукталды. Быел аграр көллиятендә иң сөенечле вакыйгаларның берсе - яңа тулай торак бинасының тәзелеш эшләре башланды. 


Район башлыгы исеменнән бәйрәм белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов котлады. 
-Авыл хуҗалыгы өчен иң кирәкле һөнәр ияләре хәзерлисез. Районның һәр хуҗалыгында сез укыткан егет-кызлар тырышып хезмәт куя. Биредә белем, һөнәр үзләштерер өчен барлык шартлар да, мөмкинлекләр дә бар. Яшьләр Апас аграр көллиятен сайлап бер дә ялгышмыйлар. Һөнәрле кеше беркая дә югалмый ул, - диде ул чыгышында. 


Бәйрәм тантанасында район прокуроры Зөфәр Абитов, “Апас-мол” берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, “Агро-Актив”тан Рәмис Рәхимов һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты. Шулай ук Апас аграр көллиятендә эшләп чыккан ветеран мөгаллимнәр дә кунак булды. 


Бәйрәм бүләкләүләр, тәбрикләү чыгышлары, җыр-моңнар белән үрелеп барды. Беренче курс студентларына студент билеты тапшырылды. Алар тырышып укырга, укытучыларының һәм ата-аналарының өметләрен акларга сүз бирделәр. 
Яңа уку елы башлануын хәбәр итеп беренче кыңгырау чыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев