Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апас аграр көллияте студентлары сынлы сәнгать дөньясында

Көллияттә иҗади күңелле яшьләр өчен сынлы сәнгать буенча укулар узды.

(31 январь, “Апастово-информ”).



Талантлы райондашыбыз, укытучы, үзешчән рәссам Илсеяр Вәлиева студентларга гадәти ысул белән, ягъни кул астындагы гади буяулар һәм пумала ярдәмендә картиналар тудыру мөмкинлеге турында сөйләде. Студентлар үзләре дә төрле төсләр белән кышкы табигатьне сурәтләп карадылар. Рәсем ясау - фантазияне киңәйтә, фикерләү һәм иҗади сәләтләрне үстерә, үз-үзеңне шушы өлкәдә сынап карарга мөмкинлек бирә.


“Укуларда катнашучы һәр студент үзләре дә картина ясап карады һәм үзен чын рәссам итеп тойды. Әлеге чара бик үзенчәлекле һәм файдалы узды”, - дип язылган Апас аграр көллиятенең социаль челтәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев