Апас аграр көллиятендә иминлек сәгате узды
Районның аграр көллият студентлары эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар эше буенча өлкән инспекторы Рания Сибгатуллина белән очрашты.
(10 февраль, “Апастово-информ”).
Биредә иминлек кагыйдәләре һәм яшь буынның ялгышлары турында сүз булды.
Рания Сибгатуллина яшүсмерләрнең экстремистик һәм террористик характердагы материаллар булган сайтларга, төркемнәргә керү проблемалары, халыкның толерантлыгын, төрле диннәрне һәм милләтне үзара ихтирам итүне үстерү, наркотик һәм психотротроп матдәләрнең төрләре һәм аларны куллану нәтиҗәләре турында сөйләде.
Шулай ук банк карталарын кулланып һәм җинаять юлы белән алынган акчаларны әйләнешкә чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен хокукый нәтиҗәләр турында мошеник гамәлләргә каршы тору чаралары, балигъ булмаганнарның үз-үзен тотышын профилактикалау турында да сүз булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев