«Апас-арена” стадионы үз ишекләрен ачты
Апаста бүген спорт белән шөгыльләнү өчен тагын бер мөмкинлек артты. Яңа төзелгән «Апас-арена” стадионы тантаналы төстә ачылды.
(31 май, “Апастово-информ”).
Спорт бинасын ачу тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Рәсәй футбол хөкемдары, Татарстан Республикасы футбол федерациясе җитәкчесе урынбасары Радик Әхмәдуллин, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Рәсәй чемпионы. “Рубин” футбол клубы уенчысы Евгений Баляйкин һәм башкалар катнашты.
Кызыл тасманы җитәкчеләр белән берлектә Апасның футбол командасы капитаны Әскәр Абдуллаев кисте. Беренче тупны исә яшь спортчы Кәрим Сафиуллин типте.
Яңа заманча спорт комплексы – “Апас-арена” стадионы “Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү” программасы нигезендә төзелгән. Футбол кыры, административ бина, юллар, тирә-юнь – барысы да заманча. Спортчылар өчен барлык шартлар да бар.
Спорт үзәге ачылганнан соң танылган спортчыларның чыгышлары булды, футбол матчы, мастер-класслар узды. Районның яшь спортчылары “Рубин” клубы тренерлары янәшәсендә осталыкка өйрәнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев