Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апас балалары “Кышкы уен”да күңел ачты

Апасның чаңгы шуу үзәге янәшәсендә балалар өчен “Кышкы уен”нар үтте.

(18 гыйнвар, “Апастово-информ”).


  Чараны “Ярдәм-помощь” хәйрия фонды районның мөхтәсибәте һәм “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге белән берлектә оештырды. 

Әлеге матур чараны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова катнашты. 
“Кадерле балалар, райондашлар! Сезне район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән спорт бәйрәме белән котлыйм. Барыгызга да шәп кәеф, җылы тәэсирләр телим. Әйбәтләп ял итеп, көч туплап кайтыгыз”, - диде ул.
Район мөхтәсибе Мирхәт Җамалиев та балаларны сәламәт булырга, спорт белән дуслашырга чакырды. 
“Бүген шатлыклы көн. Шушы җиргә җан керде бүген. Бөтенебез җыелдык. Бик матур бәйрәм бара. Балалар – безнең киләчәк. Әти-әниләр - аларны тәрбияләүчеләр. Без балаларны әхлаклы, тәрбияле итеп үстерергә бурычлы. Киләчәктә дә бердәм булып, тагын да күләмлерәк чараларда очрашырга язсын”, - диде Мирхәт хәзрәт.

 “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге җитәкчесе Айназ  хәзрәт Сафиуллин да балаларны кышкы табигатьтә ял итәргә чакырды.

Балалар рәхәтләнеп уйнады, ял итте, тәмле пылауларлар, кайнар коймаклар белән сыйландылар. 
Бәйрәмнең төп кунагы Чебурашка белән фотога төшүчеләр дә күп булды. Җыр-моң тынып тормады. Балалар өчен истә калырлык көн иде бу. 
Спорт бәйрәме барышында ГТО нормативлары тапшыру мөмкинлеге дә бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев