Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апас делегациясе Татарстанда Укытучы һәм остаз елын ябу тантанасында катнашты

Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды.

(29 нчы гыйнвар, “Апастово-информ”.)



Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасында Укытучы һәм остаз елын ябу тантанасында катнаштылар.

 


“Безнең бөтен киләчәк укытучылардан тора. Без сезнең казанышларыгыз белән горурланабыз! Сез 250дән артык Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын, химия һәм информатика буенча халыкара олимпиадаларның өч җиңүчесен, 2 меңләп алтын медаль иясен, 199 йөз балл җыючыны әзерләдегез, тагын 9 кеше ике фән буенча ике йөз балл алды”, - диде үз чыгышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

 


Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов педагогларга һәм чара кунакларына видео мөрәҗәгать белән чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев