Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре батыр егетләр белән очрашты
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватан Сакчысы елы уңаеннан хезмәт коллективларында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашулар уза.
(7 март, “Апастово-информ”).
Шундый очрашу район эчке эшләр бүлегендә дә узды. Әфганчы егет Айдар Хәйруллин, махсус хәрби операциядә катнашучы Марат Хисамов хезмәткәрләр белән очрашты.
Батыр йөрәкле егетләр үзләренең тормышлары турында сөйләделәр. Хәрби юллары турында сөйләргә яратмасалар да яшьләргә бик теләп киңәшләрен бирделәр.
“Райондашларыбыз белән аралашып, аларга рәхмәт сүзләрен әйттек. Аларның һәр сүзе патриотик рухта иде”, - ди эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Сафиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев