Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Кубокка ия
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы тарафыннан спартакиада оештырылды.
(15 апрель, “Апастово-информ”).
Әлеге ярышларда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Өлкән дознаватель Алинә Бикмуллина, оператив дежур тору ярдәмчесе Илнур Нәбиуллин, җинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәре Данил Нәҗмиев 9-10 апрель көннәрендә ярышта катнаштылар. Алар икенче урынга лаек булды, Диплом һәм кубок белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев