Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Апас” якташлар җәмгыяте иҗади бәйгегә йомгак ясады

2023 ел – Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, “Апас” якташлар җәмгыяте шигырьләр һәм иншалар бәйгесе игълан иткән иде.

(29 октябрь, “Апастово-информ”).


Әлеге бәйгегә йомгак ясалды һәм “Апас” якташлар җәмгыяте оешуга 30 ел тулу уңаеннан узган бәйрәм кичәсендә җиңүчеләр бүләкләнде. 
 
Оештыручылар сүзләренчә, бәйгегә бик күп эшләр килгән. Алар бар да махсус жюри тарафыннан бәяләнеп, ике төркемдә җиңүчеләр һәм лауреатлар билгеләнгән. 
 
Дәвеш мәктәбе укучысы Илфар Хөсәенов, Апас мәктәбеннән Илүзә Шиһабиева, Каратун мәктәбе укучысы Сөмбел Хөсәенова, студентлар, яшьләр арасында Ленар Шиһабиев (Апас), Аяз Хафизов (Коштавылы), Ирек Нуруллин (Колгына) җиңүче булып танылдылар. 
 
Апас мәктәбеннән Азалия Гомәрова, Борнаш мәктәбеннән Алия Хәйруллина, студентлар Гөлнар Мингазиева (Иске Йомралы), Айнур Миңнебаев (Борнаш) лауреат исеменә лаек булдылар. 
 
Җиңүчеләргә Дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев