Апас Яшьләр үзәгендә “Мәрхәмәтлелек маршруты” акциясе узды
Бу уңайдан районга Татарстан Республикасының информацион-ресурс иреклеләр үзәге һәм “Беренчеләр хәрәкәте” төбәкара бүлеге вәкилләре килде.
(26 октябрь, “Апастово-информ”).
Республика вәкилләре “Мәрхәмәтлелек маршруты” акциясе кысаларында, Апас аграр көллияте студентларына иреклеләр хәрәкәте, аларның максаты турында сөйләделәр. Апас районы “Мәрхәмәтле Татарстан – изгелек җире” проектында катнашып, Грант откан иде. Шул уңайдан, акция барышында район башкарма комитеты, “Яшьлек” яшьләр үзәге һәм информацион-ресурс иреклеләр үзәге арасында килешү төзелде. Әлеге килешү нигезендә, районыбызда волонтерлык эшчәнлекне тагы да киңрәк җәелдерү бурычы куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев