Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апас икмәк пешерү комбинаты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

Икмәк пешерү комбинаты ел дәвамында район халкын ипи, кондитер эшләнмәләре белән җитәрлек күләмдә тәэмин иткән.

(13 гыйнвар, “Апастово-информ”). 
 



Узган елда Апас икмәк пешерү комбинаты 476 тонна икмәк җитештергән. Биредә 22 кеше хезмәт куя. Эш ике сменада алып барыла. 
Апас икмәк пешерү комбинатының нәтиҗәле эшчәнлеген район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров та билгеләп узып, район башлыгы Айрат Җиһаншинның рәхмәт сүзләрен ирештерде. 
 


“Апас икмәк комбинаты район халкын иң төп продукция - ипи белән тәэмин итә. Апас ипиенә ихтыяҗ зур. Район халкы да яратып ашый. Яу кырындагы хәрбиләргә дә еш алып барабыз. Бүгенге көндә икмәк пешерү комбинаты эшен яратып башкарган, хезмәткәрләре белән дә хөрмәт казана”, - дип ассызыклады Ленар Хантимиров.

 

Ул шулай ук әлеге оешма җитәкчелегенә мобилизацияләнгән райондашлар гуманитар ярдәм туплауда булышлык күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтен ирештерде. 

 


“Апас икмәк пешерү комбинаты эшчәнлеге үсешендә уңай динамикасы күзәтелә. Билгеле, кайбер хәл итәсе мәсьәләләр бар. Без үз чиратыбызда ярдәм итәргә тырышабыз. Биредә көнне төнгә ялгап хезмәт куйган хезмәткәрләргә олы хөрмәтемне белдерәм. Шулай Казан шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашканнары өчен олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде Татарстанның кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары Руслан Шәймәрданов. 

 


Озак еллар үз эшләрен намус белән башкаручы хезмәткәрләр район башлыгының Рәхмәт хатларына, Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятенең Мактау Грамоталарына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев