Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас җирлегендә халык җыены узды

Халык белән очрашу район үзәк мәдәният йортында район башлыгы, район прокуроры, төрле өлкә җитәкчеләре, белгечләр катнашында барды.

(2 нче февраль, “Апастово-информ”).



Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина 2024 елга йомгак ясады, 2025 елга максатлар белән таныштырды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин авыл хуҗалыгы һәм терлекләрне сатып алу, төрле авыруларга каршы тору буенча булган яңалыклар белән таныштырдылар.
Район прокуроры Зефәр Абитов, куратор Илфан Гобәйдуллин мошинниклардан сакланырга кирәклеген ассызыклап уздылар.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин районда барган эшләр, яңа елга планнар белән таныштырды.
“Апас район үзәге буларак аерылып торырга тиеш. Ә яшәгән җиребезнең матурлыгы, чисталыгы үзебездән тора. Бергә һәм бердәм булганда гына максатларга ирешеп була”, - диде ул чыгышын тәмамлап.
Газиз улларын махсус хәрби операция барышында югалткан Ринат абый белән Зөлфия апа Сәлаховларны юбилейлары белән котлап Рәхмәт хаты һәм бүләген тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев