Апас кызы Алинә Бикмуллина әтисе һөнәрен үз иткән
Актив, тырыш хезмәткәр ул.
(15 ноябрь, “Апастово-информ”).
Алинә Бикмуллина район эчке эшләр бүлегендә өлкән дознаватель булып эшли. Хезмәт бурычларын да зур төгәллек белән башкара, бик күп ярышларда да катнашып, уңыш яулый. Гаиләсендә уңган хуҗабикә, балалары өчен назлы әни, махсус хәрби операциядәге тормыш иптәше өчен дә зур терәк ул.
“Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне – безнең гаилә бәйрәме. Әтием дә озак еллар биредә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Бәйрәмдә бүләкләндем, хезмәтемне, тырышлыгымны югары бәяләделәр. Бик сөендем”, - диде Алинә Бикмуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев