Апас мәктәбе театр коллективлары Дипломнарга лаек булды
Казан дәүләт мәдәният институтында Рәсәйкүләм “Беренче театр” фестиваленә йомгак ясалды.
(17 январь, “Апастово-информ”).
Әлеге фестивальдә Апас урта мәктәбе театр коллективлары да катнашкан иде. Алар шулай ук бүләкләү тантанасына да барды. Тәрбия завучы Гөлнара Габдрахманова җитәкчелегендәге “Театр+Без” коллективы 3 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде, педагог оештыручы Райлә Гатауллина җитәкчелегендәге “Дуслык” коллективы 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев