Апас мәктәбе укучылары киләчәккә һөнәр сайлый
Бу юлы алар төзүче һөнәре белән танышканнар.
(29 ноябрь, “Апастово-информ”).
Укучылар киләчәккә һөнәр сайлау курсы кысаларында төзелеш- архитектура университетына экскурсиягә барганнар. Алар әлеге уку йортының техник базасы, һөнәрләрнең үзенчәлекләре белән кызыксынганнар.
“3 сәгатькә сузылган экскурсия бик җанлы, кызыклы булды. Экскурсияне оештырган район хакимияте җитәкчелегенә, мәгариф бүлегенә рәхмәт белдерәбез”, - дип язалар Апас урта мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев