Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Район тормышы

Апас мәктәбе укучылары мәрхүм булган Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны хөрмәт белән искә алалар

Укучылар изге эшкә кушылып, сугыш ветераннарының каберлекләрен тәртипкә китерделәр.

(28 апрель, “Апастово-информ”).



Апас мәктәбенең “Яшь армиячеләр” отряды активистлары җитәкчеләре Марсель Хикмәтов һәм Ләйсән Зиннәтуллина белән берлектә Апас зиратында җирләнгән Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм хәрби хәрәкәтләрдә, махсус хәрби операциядә һәлак булучы егетләрнең каберлекләрен чистарттылар, чардуганнарын, кабер ташларын тәртипләделәр.
“Бөек Ватан сугышы ветераннары арабызда юк инде. Әмма аларның батырлыгы мәңгелек. Аларның каберлекләренә эзне суытмаска кирәк”, - ди “Яшь армиячеләр” хәрәкәте җитәкчесе Марсель Хикмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев