Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апас мәктәбе укучылары “Тархан” тарихи-мәдәни бәйгедә катнашалар

Татарстан Милли китапханәсендә «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең өченче сезоны төшерелгән.

(16 февраль, “Апастово-информ).



Биредә Апас мәктәбенең 11 Б сыныфы укучылары Азалия Заһидуллина һәм Камилә Нигъмәтуллина (җитәкчеләре Равил Гомәров) катнашкан. Азалия Заһидуллина исә проектның киләсе этабына узган. Бу хакта Апас мәктәбеннән хәбәр иттеләр.
“Тархан” тарихи-мәдәни бәйге-проектын Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты гамәлгә ашыра. Бәйге берничә этаптан тора һәм чыгарылыш сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Проект Россия, Татарстан һәм төрки халыклар тарихын, мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән. Проектның җиңүчесе, шулай ук ике призеры Казан федераль университетының «Төрки халыклар тарихы» профиленә укырга керүдә өстенлекле хокукка ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев