Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апас мәктәбенең “Яшь армияче”ләре остазлары Әгъзам Хәмидуллинны искә алдылар

Исән булса, Әгъзам Хәмидуллинга 28 ноябрьдә 75 яшь тулган булыр иде.

(29 ноябрь, “Апастово-информ”). 
 



Яшь армиячеләр Апас мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Айдар Хәбибуллин һәм "Яшь армиячеләр" җирле штабы начальнигы, тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Марсель Хикмәтов җитәкчелегендә мәктәпнең Хәрби Дан музеена нигез салучы Әгъзам Хәмидуллинның каберендә булдылар, истәлекләрне яңарттылар. 
“Хөрмәтле остазның исеме мәктәп һәм район тарихында урын алган. Ул райондашлар хәтерендә мәңге яши. Шәкертләре, хезмәттәшләре аны олы хөрмәт белән искә ала. Апас мәктәбенең яшь армиячеләре ел саен изге эш башкарып, Әгъзам Хәмидуллинның каберен тәртипкә китерәләр һәм чәчәкләр салалар”, - дип хәбәр иттеләр Апас урта мәктәбеннән. 
Әгъзам Хәмидуллин - педагог, тренер, чаңгы спорты буенча СССР спорт мастерына кандидат, мәгариф отличнигы, РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре күкрәк билгесе, РФ оборона министры рәхмәт хаты иясе, Апас мәктәбе каршында "Дан" музеен оештыручы, ветераннар арасында чаңгы спорты буенча 10 ел район чемпионы... 
Әгъзам Гиният улы Хәмидуллин Иске Йомралы авылында туган. Әлмәт физик культура техникумын, аннан Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, туган районында хезмәт иткән. 
“Кайда гына эшләсә дә, тырышлыгы, төгәллеге, пөхтәлеге белән аерылып торды. Мәктәптә, райкомда җаваплы хезмәтләр башкарды. 
11 ел культура бүлеген җитәкләде, кадрлар булдыруга зур өлеш кертте. Лаеклы ялга чыкканчы Апас мәктәбендә балаларны хәрби хезмәткә хәзерләде, "Дан" музеен оештырды. Тормыш иптәше Гөлфәния Габделбари кызы белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Тик... гомере кыска булды... Без якыннары, коллегалары аның тормышын, хезмәтен буыннан-буынга җиткерербез, якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр...”, - дип яза Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев