Апас мәктәбенең уку алдынгылары Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү буенча үз фикерләрен җиткерделәр
Алдынгы укучылар район җитәкчелеге белән очраштылар.
(21ноябрь, “Апастово-информ”).
Апас мәктәбенең уку алдынгылары, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары район хакимитендә булдылар. Алар район җитәкчелеге белән очраштылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Җитәкчеләр дә укучыларның киләчәккә планнары белән кызыксындылар. Шулай ук, Яңа ел бәйрәмнәрен кызыклы һәм үзенчәлекле итеп үткәрү буенча фикерләрен дә тыңладылар. Бу хакта Апас урта кмәктәбеннән хәбәр иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев