Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Апас район ветераннар Советына оргтехника бирелде

Район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллинага компьютер алу өчен сертификат тапшырылды.

(28 июль, “Апастово-информ”).



Татарстанның 10 иң актив ветераннар Советы оешмаларына оргтехника һәм компьютер алу өчен сертификатлар тапшырылды. Шулар арасында Апас районы ветераннар Советы да бар.
“Заманча оргтехинка бүгенге көндә бик кирәк. Матди-техник базаны ныгыту җирле оешмаларга эшне тагын да нәтиҗәле итү, мәгълүматларны вакытында җиткерү һәм һәрнәрсәдән хәбәрдар булу өчен мөһим”, - ди район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы кушуы буенча, Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләрендәге җирле ветеран оешмалары өчен компьютерлар һәм оргтехника бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев